Узган атнада Татарстанның Болгар шәһәренә Малайзиянең ислам каналы вәкилләре килеп китте. Аларның максаты-Татарстанда исламның тарихы темасына багышланган документаль фильм төшерү.
Кунаклар тарих фәннәре кандидаты Җәмил Габдерәхим улы Мөхәммәтшин белән очрашты. Ул аларга Болгардагы барлык истәлекле урыннар турында сөйләде. Билгеле булганча, татарларның исламны кабул итү урыны булып Болгар шәһәре тора.
Малайзия вәкилләре XIV гасырда төзелгән мәчетне карап уздылар. Кунаклар бу гыйбадәтханәнең матурлыгына таң калды. Шулай ук мәчетнең сыйдырышлыгы да бик кызыклы, нибары 30 урынга гына исәпләнгән, шул чорлар өчен бу күп дип саналган. Соңыннан кунаклар яңа мәчеткә юнәлделәр һәм бергәләп намаз укыдылар. Очрашу бик җылы һәм кызыклы булып узды.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.