10 апрельдә Свердловск өлкәсенең Сысертск шәһәр округының Октябрьский бистәсендә урнашкан «Нур» мәчете карамагындагы «Возрождение» («Яңарыш») мәдрәсәсендә уку елы тәмамлану сәбәпле, «Баллы табын» исемле балалар бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә 2дән алып 10 яшькә кадәрге 30га якын бала җыелды. Екатеринбург шәһәрендәге «Шанс» («Өмет») хатын-кызлар клубының рәисе Розалия Әхмәтова сүзләренчә, балалар алдында «Яңарыш» мәдрәсәсенең укытучысы- илаһият белгече Руслан Нурмаметов чыгыш ясады. Ул мәчетнең Аллаһка гыйбадәт кыла торган урын икәнлеге турында сөйләде. Урал дәүләт югары уку йортында укучы Малайзия студентлары рус телендә үзләренең илләре турында мәгълүмат бирделәр. Шуннан соң балаларга «Теремок» курчак театры спектакле күрсәтелде.
Алга таба балалар әти-әниләре белән мәдрәсәгә уздылар. Анда аларны мул табын көтә иде. Соңыннан викторина һәм уеннар үткәрелде, балаларга өстәл уеннары бүләк ителде.
Шунысын билгеләп үтик: мондый мәҗлес «Нур» мәчетендә инде 3 нче ел үткәрелә. Чараның максаты-яшь мөселманнарны мәчет белән таныштыру, ислам турында дөрес мәгълүмат бирү.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.