Башкортстанның Диния нәзарәте шәһәр җитәкчеләрен һәм халкын исламның традицион юнәлешен — Әбү Хәнифә мәзһәбен хупларга чакыра. Бу дини экстремизм һәм кискен хәрәкәтләргә каршы торырга ярдәм итәчәк.
БР МДН рәисе мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин болай ди:"Традицион юнәлеш — Әбү Хәнифә мәзһәбен үстерүдә булышлык күрсәтүегезне сорыйбыз. Шулай ук регион территориясенә дини экстремизм һәм кискен хәрәкәтләр таралуын тоткарларга ярдәм итсәгез иде. Мондый күренешләр мөселман диненә кискен караш уята һәм халык өчен бу бик һәлакәтле, зарарлы, зыянлы күренеш».
bashinform.ru хәбәр иткәнчә, БР МДН рәисе урынбасары Әюп хәзрәт сүзләренчә, мөселманнар арасында радикаль дин тармакларына бирешмәс өчен аңлату эшләре алып барыла.
-Кискен хәрәкәт итүдә толерантлыкта яшәү дигән төшенчә гомумән юк. Әбү Хәнифә алтын урталыкны тота. Каршылыкларга бирелүне читләп үтә. Без халыкны урталыкны сакларга чакырабыз. Кискен хәрәкәт иң элек яшьләрнең үзләренә, ата-аналарына һәм инде дингә зарар, зыян китерә, -ди Әюп хәзрәт.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.