Быел төрки халыкларның X халыкара «Нәүрүз» театр фестивале Казанда 30 майдан 3 июнгә кадәр узачак. Төрки халыкларның халыкара «Нәүрүз» театр фестиваленең юбилей җыены сәхнә сәнгатенең дөньякүләм зур вакыйгасы. Унынчы фестивальдә төрки дөньяның күренекле драма, курчак һәм урам театрлары спектакльләреннән торган төп программадан тыш катнашучы кунаклар исемлеге артачак, киң халык катламнарны җәлеп итүгә зур басым ясалачак, фестивальдә катнашучы һәр төрки халыкның милли үзенчәлеген һәм иҗади хәзинәләрен чагылдарган театраль концертлар оештырылачак.
Фестивальнең төп максаты Россия Федерациясендә һәм аннан читтә яшәүче төрки халыкларның иҗади элемтәләрен ныгыту һәм театраль мәдәниятләрен үзара баету. Фестивальне гамәлгә куючылар — Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлеге, төрки халыкларның мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү буенча «Тюрксой» халыкара оешмасы.
«Нәүрүз» театр фестиваленә 550 катнашучы һәм кунак җыйналачак. Татарстан башкаласына Германия, Япония, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Молдова һәм Россиянең Якутия, Алтай, Тыва, Дагыстан, Хакасия кебек өлкәләреннән театр труппалары киләчәк.
«Нәүрүз» театр фестивале 2011 елның 30 маенда Казанда төрки халыклар театрларының бәйрәм парады һәм Г.Камал театры мәйданында узачак зур театраль концерт белән ачылачак. Фестивальнең махсус кунаклары: Лев Додин җитәкчелегендәге «Малый драматический театр — Театр Европы» (Санкт-Петербург) һәм дөнья музыкасы вәкиле, сихри тавыш иясе, якут җырчысы һәм артисткасы Степанида Борисова. Фестиваль тамашачыларын 40тан артык драма һәм курчак театрлары спектакльләре, ачык һавада урам театрлары тамашалары, күренекле музыкантлар концертлары, дәрвишләр биюләре һәм күп кенә кызыклы театраль тамашалар көтә. Чыганак Intertat.ru газетасы.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры