Бөгелмә шәһәрендә республика күләмендә ел саен бер тапкыр үткәрелә торган иң яхшы сәнгать эше буенча бәйге башланды. Бу бәйгедә теләгән һәр кеше катнаша ала. Алдагы елны конкурс мөселман архитектурасына багышланган иде, быел «Шәмаил» темасы сайланды.
«Узган ел катнашучылар Россиянең 8 шәһәреннән җыелды, быел без күбрәк эшләр күрергә ниятләнәбез. Эшләрне Татарстаннан гына түгел, ә Россиянең төрле төбәкләреннән, төрле милләт кешеләре җибәрә», — дип «Инфо-ислам» агентлыгына хәбәр итте Бөгелмә шәһәренең имам- мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
10 апрельдә Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә җибәрелгән эшләрдән күргәзмә оештырылачак. Ул 14 көн дәвамында узачак. Аннан соң, күргәзмә Бөгелмәнең Мәдәният үзәгендә 2 атна барачак. Ай ахырында нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.