Автор: Илдар Баязитов.
ПӘЙГАМБӘР СИҢА КУНАККА КИЛСӘ
Әгәр дә пәйгамбәр (Аллаһ аннан разый булсын) сиңа кунакка килсә, нишләрсең, шушы җирдән атлап йөргәннәрнең иң яхшысы сиңа кунакка килсә... дөньядагы иң яхшы җитәкчеләрнең берсе... галимнәрнең иң яхшысы... Бердәнбер һәм иң гадел, иң мәрхәмәтле Алланың дусты килсә?
Хәзер уйлан. Нишләрсең?
Кочагыңны җәеп, яшьле күзләреңне төбәп, елмаюлы ачык йөз белән: “Йә Аллаһның илчесе (Аллаһның аңа ярлыкавы булсын) миндә кунакта! Минем өемдә! Тормышымны бизәгән иң кадерле кунак!” диеп каршыларсыңмы?
Яисә, каршы алыр өчен әзерләнергә, сиңа вакыт кирәк булырмы? Үз булмәңдә җырлар тулы гаджетларны яшереп, Коръән сүрәләренә алмаштырырсыңмы? Пычрак мизгелләргә бай булган видеокассеталарны, кинофильмнар яздырылган дискларны диван астына тутырырсыңмы, диварларга бөркетеп куелган плакатларны, сурәтләрне ертып ташлый башларсыңмы?
Дивардагы киштәләреңнән теләсә нәрсә язылган китапларны чыгарып ташлап, ислам хакындагы китапларны тезеп куярсыңмы? Пәйгамбәргә (Алла аннан разый булсын) ошамаячак әйберләрне алып куеп, аңа ярарга тырышачаксыңмы?
Ә тиз арада сакал үстерергә, ә теш чистарткычларны сивакка алмаштырырга, чөнки бу Пәйгамбәребез сөннәте (Алла аннан разый булсын) өлгерерсеңме? Корьәннән берничә сүрә һәм хәдисләр ятларга?
Кардәш мөселман ханым, Алла илчесен (Алла аннан разый булсын) ничек каршыларсың? Динебез боерганча, рөхсәт ителгәнчә, киенгән булырсыңмы? Әллә хәзерге кебек, гаурәтләрең ачык, чәчләрең туздырган, йөзең бизәнгән килеш каршыларсыңмы?
Синең үз-үзеңне тотышыңны, киенү рәвешеңне күреп, ул синең өеңдә мөселман булуына инанырмы? Яисә, ул ялгыш ишекне шакыдым, монда ислам динендәге кешеләр яшәми икән диеп уйлармы?
Аны күргәчтен, әти-әниең турында, аларны яратуыңны, хөрмәтләвеңне, әйткән сүзләрен минутында үтәвеңне әйтерсеңме?
Яисә, элеккечә, аларны рәнҗетүеңне, аларга кычкыруыңны, каршы дәшүеңне, Алла һәр кешегә тыйган гамәлләрне үзең кылуыңны сөйләп бирерсеңме?
Әгәр дә ул сиңа: “Мин синнән укыган намазларың, мәчеткә йөрүләрең турында турында сорамыйм” дисә, нәрсә диярсең?
Югыйсә бит, бу гамәлләр һәркемнең тормышының эчтәлеге, нигезе булырга тиешле. Шулай түгелме? Шул мизгелдә синең хәлең нинди булыр? Оят булырмы, үкенечлеме? Әллә инде синең икейөзлелегең җиңеп чыгар һәм син: “Әйе, әлбәттә!” диерсеңме?
Ә ул синең, инде айдан артык иртәнге намазга вакытында торып басмавыңны яисә дус-танышларың алдында, Корьән укуың белән мактанып ә чынлыкта исә кайчан кулыңаалганыңны да хәтерләмәвеңне белсә?
Ул сиңа нәрсә диеп әйтер соң? Ул әйтер: “Син Исламның һәм мөселманнарның горурлыгы!” диепме? Яисә аңлашылмаучанлыктан йөзе кызарып, синең өеңнән тизрәк китү ягын карармы?
Сез аның белән нәрсә турында сөйләшәчәксез?
Дөньяның төрле почмакларында яшәүче мөселманнарның авырлыклары хакындамы, шул авырлыкларны җиңеләйтү юллары турындамы; ислам галимнәренең уңышлары хакындамы; өммәтебезнең олы мәшәкатьләре турындамы; ислам тарихымы; өммәтебез тормыш рәвешен, динен, социаль хәлен ничек камильләштерүнеме?
Яки киресенчә – сөйләшүнең үзәгендә: иҗат юнәлешләре; иң данлыклы чит-ил җырчылары; яңа чыккан Голливуд кинофильнары булырмы? Син аңа яңагына ишеткән мәзәгеңне сөйләрсеңме?
Бәлки, син Алла илчесе (Алла аннан разый булсын) дөньякүләмендә узган футбол чемпионатындагы алтын тупның, кайсы илгә китүен хәбәр итерсең? Грузин ресторанында, дустың юбилеендә, ашаган ризыгың хакында фикер алышырсыңмы?
Син үз хәлеңне, шундый вакыйгалар үзәгендә була калсаң, күз алдына китердеңме?
Бәлки хәзер, шушы җөмләләрне укыганда, бу сүзләр миңа кагылмый диеп уйладыңмы?
Син үзеңнең нәрсәләрне югалтуыңны төшендеңме? Шушы мәкаләне укыганда, син Алла илчесе сиңа кунакка килүен аңладыңмы?
Ни булды синең белән? Хәтереңнән чыктымы, Алла төнне көн белән, ә көнне төн белән алмаштыра, һәм аны синең хакьта кайгыртуы борчый, һәм аны бу хәл ардырмый.
Төнлә Аллаһ сиңа көндез кылган гамәлләрең өчен тәүбәгә килергә мөмкинлек бирә, ә көндез – төнге хаталарыңны төзәтергә вакыт калдыра. Төннең исә өченче өлешендә Ул безгә: “Тәүбәгә килүчеләр бармы, мин аларның тәүбәләрен кабул итәм. Кем нәрсә сорый, аңа сораганын бирәм” ди.
Сине нәрсә бу кадәр усал йөрәкле булырга мәҗбүр итә? Сиңа бу дөнья мәшәкатьләреннән арынып, кузгалырга нәрсә комачаулый? Сине Аллага якынаюдан нәрсә тоткарлый? Ул бит сиңа меңәрләгән ишекләрне ачып, үзеңне коткарырга мөмкинлек бирүче.
Син бу сүзләрне кыямәт көнендә, һичшиксез, исеңә төшерәчәксең. Син ике кешенең берсе булачаксың: берсе Аллаһны зурлап, аның әйткәннәрен тыңлап, ике дөнья бәхетенә ирешүче ә икенчесе исә бушка узган гомереннән үкенүче, уңай юнәлешкә гамәл кылмау сәбәпле авырлыкларга дучар булучы.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк