МАТУР КАРТЛЫК - АЛТЫН КӨЗЛӘРДӘ!

 “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, диләр. Матур тәрбиянең дәвамы да матур була шул.

БӘЙЛЕ
2026 Сен 05

Ә бәхетле картлык һәркемгә дә насыйп буламы?

Гомер көзләренә аяк басканда янәшәңдә якыннарыңның тирән кайгыртуын тою, аларның кадер-хөрмәтендә, һәр туар таңга куанып, мул тормышларга шөкер итеп яшәү бәхетле картлыкның үзедер.

Ата –  улны, ана – кызны белми торган заманда бик күпләр бу бәхеттән мәхрүм кала шул. Ә менә җәен Арбаш авылында,  кышын башкалада  яшәүче Шәрифәбану әби Низамиева бәхетле картлыкта гомер кичерә. Аяклары бик нык авыртып, йөри алмаса да, күзләре күрә, колагы ишетә, ризыкларның тәмен тоя алганга гына түгел, янәшәсендә өзелеп торучы якыннары булганга бәхетле ул. Бердәнбер кызы Рәмзия күптән инде гүр иясе икән. Бүген ул оныгы Гөлнара гаиләсендә гомер кичерә. Гөлнараның тормыш иптәше дә яратып әнкәй дип кенә дәшә, оныкчыклары Аделина белән Дарина да әбиләре янында йөгереп кенә йөри.

Кечкенәдән эшләп үскән Шәрифәбану бик яшьли колхозда эшли башлый. Шушма буенда яшелчә үстерү бригадиры да була, кырчылыкта да җитәкчелек итә. Кая кушсалар, шунда бара. Хәтта лаеклы ялга чыккач та эштән туктамый.

– Кулда көч, беләктә егәр чакта эшләдем дә, эшләдем, – ди Шәрифәбану апа.

Авыр хезмәт үзен еллар узгач сиздерә башлый. Шәрифәбану апаның аяклары тәмам йөрмәс булгач, Төзелеш министрлыгында эшләүче оныгы эшен ташлап, әбисен үзләренә Казанга алып китә.

– Бу заманда эш табулар бик кыен, ә сез нинди эш урыннан киткәнсез, – дим Гөлнарага.

 

 

       


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе