"Казан басмасы”

Аның белән бәйле кызыклы фактлар.

БӘЙЛЕ
2026 Апр 02

 

 

“Казан басмасы” кайсы патшабикә рөхсәте белән бастырыла башлый? Бу басманың хәрефләрен кем сурәтли? Казанның экс-мэры Камил Исхаков Колшәриф мәчете ачылышына килгән мәртәбәле кунакларга ни өчен 1803 елда чыккан “Казан басмасы”н бүләк итә? ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевтә кайсы тиражда чыккан Коръән саклана? Болар һәм башка кызыклы фактлар турында безнең күзәтүдә укыгыз.

 

Элегрәк, мәсәлән, теге яки бу битнең стандарты булмаган. Чөнки Коръәнне кулдан күчереп язганнар: кемнеңдер – 700, кайсысыныңдыр 600 бит килеп чыккан. 200 ел элек дөнья күргән “Казан басмасы”нда да кайбер хилафлыклар бар. Шуңа күрә дә ул 18 тапкыр басылган да инде.

 

Гарәп хәрефләре дә – татарныкы яки Казанның экс-мэры 1803 елгы “Казан басмасы”н кайдан тапкан?

 

“Казан басмасы” - бренд, бай мирасыбызның бер өлеше.

 

Ул беренче тапкыр 1787 елда Санкт-Петербургта басыла. Шунысы кызыклы: патшабикә Екатерина II "Мәрҗани” мәчетен төзергә рөхсәт биргән вакытта Коръәннең “Казан басмасы”н нәшер итүгә рөхсәт кәгазенә дә кул куя. 1787 елда Санкт- Петербургта Изге китап җыелма хәрефләр бастырыла. Хәрефләрнең рәсемнәрен мулла Госман Исмәгыйль хәзрәт сурәтли. Унсигезенче гасырда “Казан басмасы” тагын берничә тапкыр басылып чыга. Соңрак император Павел I Казанга гарәп хәрефләре белән типография ачарга рөхсәт бирә. 1800 елның 20 октябрендә типография “Азия” атамасы белән Казанга кайта, Казан гимназиясендәге типографиягә хәзрәт әзерләгән хәрефләр күчерелә.

 

Мәртәбәле кунакларга “Казан басмасы”ның 1803 елда бастырылган репринт басмасын бүләк итү идея бар иде. Казан университеты китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге саклагычында нәкъ 1803 елда чыккан “Казан басмасы” бар иде.  Колшәриф мәчете ачылышына килгән мәртәбәле кунаклар өчен “Казан басмасы”ннан да затлырак бүләк юк иде.

 

Бу китап турында ислам дөньясында типография ысулы белән басылган беренче Коръән ул, диләр. Без Коръәннең моңа кадәр Санкт-Петербургта, Парижда, Берлинда басылуын беләбез. Ягъни 1803 елгы “Казан басмасы” беренче типографик басма түгел. Әмма шул ук вакытта алдагы басмаларның бүләк буларак, кечерәк тиражлар белән басылуын танырга кирәк. Казанда чыккан басма ислам дөньясы тарафыннан танылган. Шулай итеп, ул таралган, бик күп тапкыр дөнья күргән. Аның икенче, өченче тиражын да мөселманнар көтеп алган. Сигез ел элек Минтимер Шәриповичның инаугурациясендә аңа кыйммәтле бүләк – икенче тираждагы Коръән бүләк ителде”, - дип, горурланып сөйләгән иде Камил Исхаков.

 

 

2012 елны, Россиядә беренче басма Коръән басылганга 225 ел тулу уңаеннан, Коръән елы дип игълан ителгәч, тагын да артты. Өммәт күләмендә нәкъ менә татарлар тарафыннан беренче басма Коръән нәшер ителү очраклы түгел. Чөнки безнең халык - менталитет, тәрбия буенча мөселманнар булып, шул ук вакытта техника, технология яңалыкларына ачык халык. Алар тырышлыгы белән бөтен дөньяда беренче тапкыр басма Коръән безнең илдә нәшер ителә дә инде».

 

1803 елдан Казанда меңләгән тиражлар белән Коръән бастырыла башлый. Ул чит илләргә дә сатыла.

 

 “Казан басмасы” исемле феномен калыплана. Безнең Коръән бөтен басма Коръәннәр өчен үрнәк булып китә. Шулай итеп, татарлар иң беренчеләрдән булып Коръәнне бастырып чыгарып, басма китап буларак, бөтен дөньяга тарата. Төркиядә, Мисырда, Һиндстанда Коръәнне бастыру эшенә алынганда, нәкъ менә безнең калыпны үрнәк итеп алалар. Гарәп белгече, филология фәннәре докторы Әнәс Халидов мәгълүматларына караганда, 1917 елгы инкыйлабка кадәр бездә Коръән 172 тапкыр бастырыла, 191 тапкыр “Һәфтияк” рәвешендә.

 

 

Без бабаларыбыз гамәле белән горурланырга тиешбез. Чөнки өммәткә Коръән хакыйкатен җиткерү, күп халыкларга Коръәнне кулланырлык итү – зур тарихи казаныш. Бер сүз белән әйткәндә, бу цивилизицион ургылу, мөселманнар өчен зур алгарыш адымы.

 

 

 С.Петербург галиме, Коръән буенча шактый хезмәтләр язган Ефим Резвинның француз, шәркыят галиме Робер Рошерның “Госман Исмәгыйль тарафыннан эшләнгән шрифтлар белән басылган Коръән бөтен дөньяда Коръәнне бер системага салуның бер нигез булды” дигән сүзләре бар.

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе