“Иң яхшы садака – муллыктан бирелгәне”

Сөекле Пәйгамбәребез: “Иң яхшы садака – муллыктан бирелгәне”, - дигән.

БӘЙЛЕ
2026 Апр 02
 

 

Сөекле Пәйгамбәребез: “Иң яхшы садака – муллыктан бирелгәне”, - дигән.

 

Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Берәү саф күңелдән Аллаһ ризалыгы өчен яхшылыкны кәсеп итсә, Без аңа яхшылыгын да, яхшылыкны арттырып савабын ике өлеш бирербез, Аллаһ ярлыкаучы вә яхшылыкның хакын җәннәт нигъмәтләре белән түләүчедер”, - дип белдерә. Үзе эшләп тапкан хәләл малын мохтаҗларга, ятимнәргә, авыруларга тотучыларны без хәйриячеләр дип атыйбыз.

 

Хәйрия эше – бәхеткә ачкыч

Яшәү дәверендә адәм баласы тормыш мәгънәсе турында еш уйлана, үз-үзенә: “Миннән башкаларга нинди файда бар?” дигән сораулар бирә. Шундый уйлар кешеләрне башкаларга ярдәм итәргә этәрә дә инде. Чөнки кешеләргә булышкан вакытта, күңел тынычлана.

 

Әйтик сукырлар еш кына төшенкелеккә бирелә, үз эченә бикләнә. Бу очракта психологларсыз, рухи тәрбиясез булмый. Яңа сукырайган кешеләргә үз-үзен йөртергә, үз-үзен карарга, мәсәлән, аш пешерергә өйрәтергә кирәк.

 

 

Шуны аңларга кирәк: хәйрия фонды - ул бизнес түгел, бизнес-план ясап, моны, тегене эшләргә кирәк дип әйтеп булмый. Хәйрия фондын төзү өчен кеше рухи яктан җитлеккән булырга һәм хәйриячелекнең асылын аңларга тиеш. Читтән караганда бу эшне бик җиңел дип уйлыйлар. Инвалидлар белән эшлиләр, аларга бөтенесе рәхмәтләр әйтә, дип фикер йөртәләр. Әмма бу авыр, катлаулы эш. Үз тормышыңны шуңа багышларга теләгең булса гына, фонд ачарга мөмкин.

 

Безнең җәмгыятьтә яла ягуларга, начар сөйләүләргә әзер булырга кирәк. Шуларга игътибар бирмәсәң, Аллаһы Тәгалә кушканча эшли башласаң, бәрәкәтне сизә башлыйсың. Аллаһы Тәгаләдән килгән бәрәкәтне. Ятимнәргә, сукырларга, башка төрле инвалидларга, азкеремле кешеләргә, күпбалалы гаиләләргә булыша башласаң, Аллаһы Тәгалә беркайчан ташламас. Шуны белергә кирәк.

Без, кешеләргә булышуыбыз белән, тормышыбызны җиңеләйтәбез. Аллаһы Тәгалә безнең үзебезгә булыша башлый. Аның шулай икәнлеге яши-яши сизелә. Ә иң зурысы – безнең киләсе дөньяга әзерлегебез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе