Соңгы елларда көз көне җыела торган гошер сәдакасына да берникадәр игътибар итә башладылар – республикакүләм Гошер көнен, авылларда гошер бәйрәмнәрен үткәрәләр.
Шуны аңларга кирәк: бакчадан гошер сәдакасын бирү – дини бурыч. Бу фарыз гамәл, шуңа да гошерне ачыктан-ачык бирергә була. Гошерне тормышыбызга кайтару бәрәкәт артуга китерәчәк, чөнки гошер фәкыйрьләргә, мәчет һәм мәдрәсәләр файдасына бирелә, Аллаһы Тәгалә юлында тотыла.
Гошер сәдакасын бирү – киләчәктә мул уңыш алуга ышаныч булып тора. Рәсүлебез Мөхәммәт (сгв) болай дигән: "Әгәр дә өммәтем гадел булса, зәкят һәм гошер сәдакасын түләүдән туктамаса, аңа хәвеф-хәтәрләр төшмәс. Шулай эшләмәгән очракта, корылык һәм ачлык белән сыналачаклар”.
|
Уңыш җыю вакыты – көзләр дә җитәр. Эшчән кеше өчен мул уңыш җыеп алу – зур бәхет ул. Ләкин муллыкның төп сәбәбе турында да онытмаска кирәк. Гадел хезмәттән тыш моңа табигать тә тәэсир итә.
Нәкъ менә шуңа күрә мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә догалары белән мөрәҗәгать итәләр: яңгыр кирәк икән, яңгыр сорыйлар, аяз, болытсыз һава торышы кирәк икән – кояшлы көннәр сорыйлар. Мул уңыш җыеп алу өчен яхшы һава торышының Аллаһы Тәгалә мәрхәмәте белән бирелгәне көн кебек ачык.
Бу рәхмәткә ирешеп, киләчәктә дә мул уңыш җыеп алу мөмкинчелегенә ирешү өчен, Раббыбыз кушканны үтәп, гошер сәдакасын бирергә кирәк. |

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Курсави: каберен табу бурычы тора
"Казан басмасы”
“Иң яхшы садака – муллыктан бирелгәне”