Җәнәбел Хак! Синең хозурыңа,
Әле безнең бит кайтасы бар.
Фанилыкта ниләр майтарганны,
Җентекләп әле әйтәсе бар.
Сөйләшенгән гайбәт, кыек сүзгә,
Җавапны әле тотасы бар;
Дөньялыкның ләззәтләре өчен,
Ачуларыңны йотасы бар.
Харам ризык һәм эчемлек өчен,
Табарбызмы җавап сорауга?
Ни диярбез ышанулар өчен,
Йолдызнамәдәге юрауга?
Яныбызда ачлар булган чакта,
Ни әйтербез тамак туйганда,
Мосафирга ишек бикләп куйсак,
Карлы-бозлы яңгыр койганда?
Тыңларлармы безне аклансак та,
Хөкем гадел булар бит анда.
Уяндым да шушыларны уйлап,
Торалмый яттым бүген таңда.
Мәүлит Шакиров.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк