Никахка киеме матур булгач, никах ясарга телиләр...

Соңгы елларда никах темасы популярлашты. Кызлар никах ясарга тели. Чөнки алар бик матур уза. Безнең халыкта “Киемеңа карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар” дигән мәкалә бар. Шулай булса да, һәр хатын-кыз һәрвакыт гүзәл булырга, матур итеп киенергә тели.

БӘЙЛЕ
2026 Июн 19
Безнең халыкта “Киемеңа карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар” дигән мәкалә бар.
Шулай булса да, һәр хатын-кыз һәрвакыт гүзәл булырга, матур итеп киенергә тиеш. Бәйрәмнәр турында әйтәсе дә түгел. Никах тантанасын гына алыйк.

Мөселман хатын-кызының гомерендә беренче тапкыр үткәрелә торган никах мәҗлесендә, һичшиксез күз явын алырлык булырга тиеш. Ислам шаригате буенча никахта нинди кием киелергә тиеш соң? Хатын-кыз тыйнак, артык сыланып тормаган киемнән булырга тиеш. Гаурәт булып саналган җирләр каплана, башына яулык бәйләнә.

Татарстанда никах мәҗлесен мәчетләрдә уздыру күркәм бер гадәткә әйләнде. Кәләш никахка дип махсус кием сайлый. Татар кызлары туниканы өстен күрә. Аны чалбар белән кию уңайлы да, матур да. Ә инде Ислам кануннарын үтәүче мөселман кәләшләре, иркен итеп тегелгән күлмәккә өстенлек бирәләр. Әлбәттә, башта матур итеп ябылган яулык, яисә модалы итеп бәйләнгән шарф. Бүгенге көндә яулык бәйләүнең нинди генә ысуллары юк. Киемнәрне дә сайлап алу мөмкинчелеге юк түгел. Никах мәҗлесендәге кием ачык, якты төстә булырга теш. Ул аклык, сафлык төсен биреп торсын. Ал, зәңгәрсу, ак төсләр һәрвакыт модада.

Сезнең игътибарыгызга никах киемен сайлауда берничә киңәш тәкъдим итәбез.

  1. Никах киемен сайлаганда, һәрвакыт үз стильегезгә туры килгәнен, сезгә канәгатлек бирә торганын сайлагыз . Чөнки никах тантанасы сезнең хәтердә озак вакытлар сакланырга тиеш.
  2. Сезгә туры килә торган төсне сайлап алу да мөһим. Кияү егетенең дә ниндирәк төстәге киемнән булуын белешегез. Никах мәҗлесендә берегез ал төстә, икенчегез зәңгәр төстәге киемнән булсагыз, бик үк килешеп бетмәс.
  3. Киемне сайлаганда үз размерыңа туры килгәнен сайлап алырга кирәк. Артык кысып торса, озын булса уңайсыз булачак. Бу уңайсызлык сезнең йөзегездәге елмаюны югалтырга тиеш түгел.

Никахка кием сайлаганда тагын бер киңәшне истән чыгармаска кирәк. Киемне никахтан соң да киерлек булсын иде. Бер тапкыр гына киеп, шкафта тузан җыеп ятса бу исраф булыр иде. Шуңа да киемнең уңайлысын, үзегезгә охшаганын сайлап алыгыз. Шул чакта сез никахыгызда гүзәлнең дә гүзәле, чибәрнең дә чибәре булырсыз.

Казан шәһәрендә никах һәм туй бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырырга тәкъдим итәбез. «Ярдәм»дә (Казан шәһәре, Серова урамы, 4а, 09:00–18:00, тел.: +7 (843) 240‑60‑55) оештырабыз.


 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе