Динебез мөселман балаларына гаять олы ихтирам вә дәрәҗә бирә. Гаиләнең дәвамы - балалар. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Һичбер ата баласына затлы әдәп һәм тәрбиядән башка файдалырак нәрсә бирә алмас”, - дип әйткән. Кешедә булырга тиешле иң зур байлык - тәрбия һәм әхлак гүзәллеге.
Әти-әниләр, менә шул хакыйкатьне аңлап, балаларын август ае дәвамында “Ярдәм” мәчетендә ир балалар өчен оештырылган рухи-сәламәтләндерү курсларына җибәрде дә инде. Әти-әниләрнең күпчелеге мөселман гаиләләре корган, балаларының Ислам белән сугарылып үсүен тели. Балаларына дога, Коръән аятьләре керүен теләгән, тәртибе яхшы булсын дип санаган ата-аналарның булуы да сөендерә. Бер гаиләдән берничә бала йөргән гаиләләр дә бар иде. Әлеге курслар сәламәт, белемле һәм җаваплылык тоеп яшәүче яшь буынны тәрбияләп үстерүгә юнәлтелгән иде.
Курсларның җитәкчелеге төп игътибарны Изге Коръәнне ятлауга бирде. Остазлар - Коръән-хафизлар, Коръән өйрәтүдән тыш, малайларга әдәп-әхлакны, Ислам нигезләрен, Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тормыш юлын өйрәтте. Әти-әниләргә, остазларга һәм үзеңнең дин кардәшләреңә хөрмәт белән карау турында шәкертләргә көн саен сөйләп-аңлатып тордылар.
Казаннан Әмир Садриев өчен курслар бик нәтиҗәле булган. Аны монда әти-әнисе алып килгән. Ул бик күп сурәләрне яттан өйрәнгән. Бер үк вакытта авыр да, җиңел дә ди ул. Киләсе елга тагын бу курсларга килергә теләге зур.
Казаннан Сөләйман белән Йосыф – абыйлы-энеле. Алар күңелендә рухи-сәламәтләндерү курслары Коръән өйрәнү һәм спорт ярышлары белән истә калачак.
Мөселман балалары өчен мондый рухи-сәламәтләндерү курсларының уңай нәтиҗәсен әле без еллар узгач күрербез. Һәм бу балалар һәм аларның ата-аналары өчен тагын бер кат сөенербез.
Курслар турында тәфсилләбрәк сентябрь башында "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды эшчәнлеге турында сөйләүче видеожурналда карарга мөмкин булачак.
Фотосурәтләр биредә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел