2013 елда эссе җәйдә җомга көнне - Рамазан аеныың беренче көннәрендә ачылган бу комплекс бүген армый-талмый халкыбызга хезмәт итә. Гает бәйрәмнәрендә, җомга намазларында биредә алма төшәр урын да булмый.
Колахмәтов һәм Серов урамы киселешендәге иман иман йортын халык зарыгып көтте. Мөхәммәд с.г.в.нең “Кем мәчет төзесә, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттә өй булдырыр” дигән хәдисе бар. Шушы изге эштә тырышлык күрсәткән, малын кызганмаган бәндәләргә Аллаһы Тәгалә савапларын үзе бирсен.
Россия һәм якын чит илләр җирлегендә бердәнбер саналган бу үзенчәлекле үзәк тулы бер комплексны тәшкил итә. Аңа читтән килүчеләр өчен тулай торак, ашханә, компьютер бүлмәләре, китапханә, кечкенә генә булса да типография керә. Бүлмәләрдә инвалидлар өчен тиешле барлык шартлар булдырылган: пандуслар, төрле урыннардагы тотынгычлар, махсус йорт җиһазлары урнаштырылган.
Иң мөһиме – ул күзләре күрмәүче бик күп кешеләргә зур мөмкинлекләр тудыра. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Луи Брайль системасы буенча укырга һәм язарга, компьютерда эшләргә, төрле һөнәрләргә, теге яки бу җирлектә җайлашырга өйрәнә ала.
"Ярдәм" мәчете Рамазан аенда 1200 кешегә авыз ачтыруы белән билгеле. Диненә, милләтенә, җәмгыятьтә тоткан урынына карамастан, биредә барысы да Аллаһка якыная. Биредә ишетмәүчеләр, коляскада утырып һәм таякка таянып йөрүчеләр дә, ярдәмгә мохтаҗлар да сыену таба.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта “Ярдәм” мәчете карамагында Изге Коръәнне өйрәнү үзәге эшләп килә инде. Үзәк шәкертләре, төрледән-төрле бәйгеләрдә осталыгын күрсәтеп, алдынгы урыннар яулап килә.
Динебездә балалар тудырып, аларга тәрбия бирү саваплы эшләрдән санала, мөселман балаларына гаять олы ихтирам вә дәрәҗә бирелә. Гаиләнең дәвамы - балалар. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Һичбер ата баласына затлы әдәп һәм тәрбиядән башка файдалырак нәрсә бирә алмас”, - дип әйткән.
Менә шул хакыйкатьне аңлап, “Ярдәм” мәчетендә ир балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырыла. Курсларның җитәкчелеге төп игътибарны Изге Коръәнне ятлауга бирә. Остазлар - Коръән-хафизлар, Коръән өйрәтүдән тыш, малайларга әдәп-әхлакны, Ислам нигезләрен, Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тормыш юлын өйрәтә.
#мечетьярдэм #ярдәммәчете