Татарстан хаҗилары Мина үзәнлегенә күченде

31 августта хаҗның кульминацион өлеше – Гарафә көне узачак. Таң вакытында хаҗилар үзәнлеккә киләчәк. Гарафә көнен дога һәм тәүбәдә үткәрсәң, хаҗ кабул кылынган булып санала.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 30. Фото:tatar-inform.tatar

Бүген Татарстанның 1700 хаҗие кабат ихрам хәленә керде, ир-атлар ике ак тукыма кисәгенә уранды. Аннары аларны автобусларда Мәккә кунакханәләреннән Мина үзәнлегендәге палаткалы шәһәрчеккә алып килделәр. Биредә алар 19 нчы секторда яшәячәк. 31 августта хаҗның кульминацион өлеше – Гарафә көне узачак. Таң вакытында хаҗилар үзәнлеккә киләчәк. Гарафә көнен дога һәм тәүбәдә үткәрсәң, хаҗ кабул кылынган булып санала.

Кояш баегач, изге сәфәрдә булучыларны Мөздәлифә үзәнлегенә алып киләчәкләр, анда алар таң атканчы булачак. 1 сентябрьдә, Корбан бәйрәмендә, хаҗилар, Минага кайтып, шайтанны символлаштыручы Җәмәрат дигән зур баганага таш атачак. Шуннан соң хаҗилар исеменнән корбан чалачаклар, ә алар үзләре, чәч-тырнакларын кисеп, ихрам халәтеннән чыгачак. Төнлә алар, Мәккәгә барып, тагын бер кат "Әл-Хәрам" мәчетендә булачак. Биредә хаҗилар, билгеле бер кагыйдәләр буенча Кәгъбә тирәли әйләнеп, Сафа һәм Марва таулары арасындагы юлны үтәчәк.

"ТР МДН Хаҗ" оешмасы генераль директоры Ранис Вахитов белдергәнчә, Мина үзәнлегендә Татарстан табибларының медицина ярдәме пункты булачак. Биредә авыруларны терапевт һәм кардиологлар тәүлек әйләнәсендә караячак.

"Әлеге илнең табиблары һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләре тиз хәрәкәт итә. Өстәвенә, быел республика палаткалары Мина хастаханәсенә якын тора", - дип җиткерде ул.

Быел Мәккәгә бөтен дөньядан моңарчы күрелмгән санда хаҗи кылучылар – 3,5 миллион кеше килгән. Согуд Гарәбстанында яшәү, кызу һава торганлыктан, авырлаша. Хәзер биредә 40 градус җылылык. Шуңа күрә хаҗ оештыруга аеруча игътибар бирелгән.

Мина үзәнлегендә урнаштырылган палатка шәһәрчеге дөньядагы иң зурлардан исәпләнә. Аның территориясендә кондиционер белән җиһазландырылган дистәләгән мең палатка куелган. Мина Гарәфә тавы һәм Мәккә шәһәре арасында урнашкан. Палаткалы шәһәрчекнең Россия өлешендә быел 23 500 кеше яшәячәк. Шуларның 1700е - татарстанлылар дип хәбәр итә Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе