Коръәнне сатарга рөхсәт ителәме?

Әйе, рөхсәт ителә. Дәлилләр нинди? Хәләл әйбернең хәләллегенә дәлил кирәкми. Берәр әйбер яки эш Коръәндә яки хәдистә тискәре искә алынмый икән, димәк, ул хәләл эш яки әйбер. Чаллыда унҗиденче һәм унтугызынчы гасыр ахырына караган ике Коръән сатуга куелган иде. Тик сатып алучы табылмады. Кыйммәт сорадылар. Ул Изге китапны Урта Азиядан берәрсе ияртеп алып кайткан ахрысы.. Татарстанда аның кебек китап сакланып калуы икеле. Монда аларны кырып, себереп юк иттеләр...  

БӘЙЛЕ
2026 Июл 15

17 нче гасыр белән тамгаланган, кулдан язылган Коръәнне автомобиль, җир кишәрлеге яки авылдагы йортка алмаштырырга әзерләр иде. Тиредән эшләнгән тышлыктан икенче Коръән 1884 елда чыккан.

 "Коръәнне сатарга рөхсәт ителәмени?" дигән сораулар булды.

 Әби-бабайларыннан мираска калган Коръәннәрнең бәясе ун, йөз меңнән миллион сумга кадәр тирбәлә. Бер игъланда игъланда Коръәннең бәясе 5 млн. сумга бәяләнгән иде. Бәяләр Изге китап басмасының чыккан (күчереп язылган) елына һәм сакланышына карап үзгәрә.

Мәсәлән, "1750 елгы фарсы телендәге сирәк очрый торган кулъязма Коръән" дигән игъланны Иркутскидан Алла исемле кеше куйган булган. Бәясе 4 млн. сум. "Борынгы Коръән. Иске Коръәннәр сатам. 18-19 нчы гасыр. Бабам әфәндедән калган мирас. Яхшы сакланган. Сатып алыр алдыннан карап була" дигән игълан хуҗасы Краснодардан Светлана. Ул бабасы мирасын 100 мең сумга бәяләгән.

Интернетта Коръән сату турында игъланнар, хәтта тулы бер сайтлар бар икән. Бәяләре 5 млн. сумга кадәр. Чыккан елына карап.

Бу Коръәннәр аларга нәселдән нәселгә мирас булып калган дигән. Коръәнне сату рөхсәт ителәме?  

Әйе, рөхсәт ителә. Дәлилләр нинди? Хәләл әйбернең хәләллегенә дәлил кирәкми. Берәр әйбер яки эш Коръәндә яки хәдистә тискәре искә алынмый икән, димәк, ул хәләл эш яки әйбер. Коръән сату гына түгел, мисал өчен Коръән укырга өйрәткән өчен эш хакы таләп итү күркәм гамәл буларак шәригать китапларында искә алына. 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе