Фарыз гайнгә тәүхид, гакыйдәне өйрәнү, дөрес итеп гыйбадәт кылырга өйрәнү (моңа ислам хокукы - фикх та керә), кешеләр белән мөнәсәбәтләр кылырга өйрәнү (мөгамәлә). Фарыз кифаяга башта Шәригать гыйлемнәрен тирәнрәк өйрәнү һәм дөньяви гыйлем алу керә.
“Мүҗадәлә” сурәсенең 11 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: “Ий мөэминнәр, әгәр сезгә мәҗлесләрдә киңлек кылыгыз диелсә, киңлек кылыгыз, кергән кешеләргә урын бирегез һәм хакны сөйләргә вә тыңларга да ирек бирегез, Аллаһ сезгә җәннәттә киңлек кылыр, әгәр таралыгыз диелсә, эшләрегезгә таралыгыз, сездән иман китереп итәгать иткән вә белем иясе булган мөэминнәрне Аллаһ дәрәҗәләргә күтәрер, Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардыр”, - диелә.
Хәдис
Фәкать ике кешедән генә көнләшергә була:
- Кемгә күп байлык бирелә һәм ул аны, бер дә калдырмыйча, Аллаһы Тәгалә юлында сарыф итә.
- кемгә Аллаһы Тәгалә хикмәт (гыйлем) бирә һәм ул кеше Аллаһы Тәгалә биргән гыйлем белән гамәл кыла һәм аны башкаларга тапшыра.
Хәдис.
Гыйлем эзләп йөргән кешенең юлын Аллаһы Тәгалә җәннәткә җиңеллек белән керү сәбәбе итеп кыла.
Әгәр алган белемнәре башкаларга тапшырылмаса, кыямәт көнендә галим кешеләр авызында утлы авызлык булыр.
Хәдис.
“Кеше үлгәч, аның барлык гамәлләре туктатыла. Өч төрле искәрмәдән башка.
- Сәдакаи җәрия. Ягъни кеше үлсә дә, башкалар аның эшләре белән файдалана.
Берәү кое казыды исә, аннан башкалар да файдалана. Күпер салды исә, аннан кешеләр йөри. Мәчетләр салдырып калдыру, чишмә чистарту да шуңа керә.
- Ул гыйлем калдыра (китап язамы яки укучыларны өйрәтеп калдырамы).
- (Үзе өчен дога кылучы) изге балалар калдырса.