Төзәлмәслек хата (БУЛГАН ХӘЛ)

Һәркемнең үз язмышы, һәр күрмәүченең үз язмышы... Менә шул язмышларның берсе – безнең күз алдыбызда.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 25. Фото:yardem.ru

Бу юлы күрү сәләтеннән мәхрүм инвалидлар өчен “Ярдәм” мөселман укыту тернәкләндерү үзәгенә Әстерханнан Рамазан исемле егет килде. Аңа 19 яшь.

Күрше малаеның ахмаклыгы аркасында ул 4 яшендә сукыр кала. Ул чакта унбиш яшьлек яшүсмер Рамазанга конфет урынына башка нәрсә биргәндә нәрсә уйлагандыр – белмим... Үзенчә шаярткан инде ул. Ә нәтиҗәдә?..

Соңрак бу әйбернең терлеккә эчертә торган дару икәнлеге ачыкланган. Беркатлы бала таблетканы йоткан да мәрткә киткән...

Аңына килгәч, кабат йөрергә, сөйләшергә өйрәнгән. Әмма якты кояшны башка күрә алмаган инде. Беркайчан да...

Ә күрше малаена берни дә булмаган. Күршеләр дә гафу үтенмәгән. Бәлки аларга бик оят булгандыр?

Алинә Хәкимҗанова.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе