|
Урта Курса авылының төзеклеге, урамнарының чиста вә матурлыгы һәм яшеллеге, канәфер чәчәгенең күплеге белән дә соклангыч. Авыл үзенең олы мәгърифәтче, мәшһүр фикер иясе Габденнасыйр Курсавины искә алып яши.
Дин, фәлсәфә галиме үзенең яп-яшь гомерендә никадәрле зур хезмәтләрен язып калдырган!
Казан артының горурлыгы булган атаклы шәхесләрне санап чыгу өчен генә дә күпме язарга туры килер иде. Газизләребез Тукай да, гел елмаеп йөргән Гариф абый Ахунов та, Мөхәммәт Мәһдиев тә сәламлиләр төсле безләрне. Рухлары шат булсын, берүк! Милләтебезнең рухи байлыгын бөртекләп саклаучы мондый бай күргәзмәне оештыручыларга чиксез рәхмәтләр яусын!
Зур борылышлар чорында, 16-17 гасырларда татар халкы шок кичерә, шәһәрләрдә татар калмый. Нәкъ шул чорда милли рухны, милли мәдәниятне татар руханилары саклап калган. Рухи яңарышның чишмә башында беренче булып Габденнасыйр Курсави торган. Аның батырларча алып барган эшчәнлеген әле җентекләп ачып бетерәсебез, киң җәмәгатьчелеккә нинди дәрәҗәдәге философ икәнлеген ирештерәсебез бар!
Казан арты татарның милли мәктәбе инде, билгеле. Якташ шәхесләребезнең һәрберсе Арча данын дөнья читләренә илтерлек. Габденнасыйр Курсавины гына алыйк. Әлегә билгеле 9 хезмәтенең 2 се генә татарча язылган, калганнары гарәп телендә! Һәм бу хезмәтләрне бүген дә дөнья галимнәре өйрәнә. Димәк, бу мәгърифәтче остазның тәгълиматлары әле дә кулланылышта. Ул татарга гына түгел, гомумән, төрки халыкларга, мөселманнарга бәяләп бетергесез мирас калдырган.
Әйе, дөнья мөселманнарына бай мирас калдырган Курсави безнең өчен аеруча горурлык хисләрен уята. Өстебездә гарәп телендә язылган хезмәтләрен татарчага тәрҗемә итеп тарату һәм каберен табу бурычы тора!
Тамырларыбызга кайтыйк дисәк, авылга, балаларыбызга нык игътибар бирергә тиешлебез! Диннең асыл голәмәләре дә, язучылары да авылдан чыккан! Бүген университетларга, мәдрәсәгә бөтенләй дә әзерлексез яшьләр килә.
Курсавиның күп кырлы хезмәтләре дини-дөньяви юнәлештәге яңарыш билгесе. Ул ислафны – үзара килештерүне, дуслаштыруны алга сөрә. Мәдрәсәләр сала, китаплар язу эшен хуплый, хакыйкатькә, фикер азатлыгына өнди.
Уяну күгендәге, татар уянышында беренче һәм иң даһи зат. -Аны шикаятьләр дә, үлем җәзасына хөкем ителүләр дә төп юлыннан кирегә бора алмый. Хакыйкатькә белем белән бару мәслихәт, ә ханнар, әмирләр сүзенә таянып бару тиеш түгел, ди галим. Киң аңлаешлы бөек хезмәтен татарчага тәрҗемә итәргә кирәк! Бу Корса авылы өчен генә түгел, бөтенебез өчен кирәк!
Студентларымның Арча якларыннан килгәннәре аеруча җылы табигатьле, тыңлаучан, сабыр тәрбияле булулары белән аерылып тора. Бу хәл һаман шулай. Алар белем алуга җитди карый, сикереп, әрсезләнеп чыкмаслар. Уйлары эчтә булыр. Бу, минемчә, төбәк тәрбиясе. Алар бу җирдән кемнәр, нинди шәхесләр чыкканын яхшы аңлыйлар!
Курсавиның хезмәтләренә бәя бирергә теләсәк, биреп бетерә алмабыз,-диде. - Дин өлкәсендә дә күп кырлы галим, дөнья күләм яшәү кануннары буенча да зур остаз икәнлеген аңлый алабыз.
Үз мирасыбызга күз салсак, тарихта гыйбрәтләр алырлык мисаллар күп. Иң авыр елларда да Курсавилар, Мәҗаниләр милләтебезне саклап кала алганнар. Дөнья күләм билгеле чит ил яки Рәсәй авторитетлары да элеккеге заманнарда ук татарларның белемгә омтылышына гаҗәпләнгәннәр, сокланганнар. Һәр милләтнең асылын билгеләүче бер сыйфаты була. Татарның ул сыйфаты китап сүзеннән гыйбарәт.
Г. Курсавиның Кукмара белән бәйләнеше зур. Җәмгыятьне үзгәртүдә үз өлешен керткән мәшһүр галимебезнең юл башы Мәчкәрәдә бит, җәмәгать!-диде ул.-Безнең төбәк мәдрәсәләре белән данлыклы булган. Габденнасыйр башлангыч белемне биредә ала. Бик тырыш шәкер була ул, үзлегеннән дә күп укый. Мәрҗанинең дә бабасы Мәчкәрәдә укыган. Курсави белем алуын Бохарада дәвам итә. Аның дини, иҗтимагый фикерләре, хезмәтләре бүген дә актуальлеген югалтмый.
|