Әссәләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтух, хөрмәтле дин кардәшләрем! Барчагызны да Ураза гаете белән тәбрик итәм.
Фарыз уразасы төгәлләнү белән бәйле булган бу озак көтеп алган бәйрәм һәр мөселманга рухи һәм әхлакый чисталык алып килә. Раббыбыз безнең догаларыбызны кабул кылсын, Үзенең безгә рәхмәтен салсын, иманыбызны ныгытсын һәм безгә киләсе Рамазан аен да шулай ук тынычлыкта, сәламәт килеш үткәрү насыйп булсын дип дога кылам. Мәрхәмәтле һәм рәхим-шәфкатьле Аллаһ безне гөнаһлардан сакласын, хәләлгә якынайтсын, хаклыкны, иманның хакыйкый мәгънәсен аңлауга ирештерсен, тормыш көчебезне арттырсын, аны ислам, кадерле Ватаныбыз файдасына игелекле гамәлләр кылуга юнәлдерсен.
Кызганыч, Татарстанда Ураза бәйрәме алдыннан фаҗигале хәл килеп чыкты. Без барчабыз да саташкан үтерүче кулыннан һәлак булган корбаннар өчен дога кылабыз һәм газиз Татарстаныбызда мондый фаҗигаләр кабатланмасын дип Аллаһка ялварабыз. Иншаллаһ, Ураза гаете илебезгә һәм халкыбызга тынычлык алып килсен.
Гаете бәйрәме көннәрендә Аллаһы Тәгалә гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итеп ике дөнья бәхетенә ирештереп, барчабызга да хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсә иде. Шушы бөек булган бәйрәм көннәребездә Ураза гаетендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә һәрбарчабызга да ирешергә насыйп булсын!
Барчагызны да ихластан Ураза гаете белән тәбрик итәм. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп әйләсә иде.
Ихтирам белән,
“Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” фонды Советы рәисе, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР