Нәзарәт кызлар һәм егетләр өчен «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курсларына чакыра

“Яшь килен” һәм “Яшь кияү” курслары, гаилә хәленә һәм социаль статусына карамастан, барлык яшьтәгеләр өчен дә һәм гаилә корырга ниятләүчеләргә дә, никахта торучыларга да, якын киләчәктә улын өйләндерергә яки кызын кияүгә бирергә ниятләүчеләргә дә бертигез дәрәҗәдә файдалы булачак.

БӘЙЛЕ
2026 Сен 30

 

 

7 октябрьдә Казанда яшь кызлар өчен – “Яшь килен” һәм егетләр өчен “Яшь кияү” ислам курслары башлана. Әлеге проектлар мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан тормышка ашырыла, шәригать һәм татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, никахка кагылышлы төрле мәсьәләләргә багышлана. Алар яшьләргә татар-мөселман традицияләре кысаларында гаилә тормышы һәм көнкүреш күнекмәләре бирү максатыннан әзерләнгән. Белем бирү курслары Коръәнгә, Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ сөннәтенә, ислам дин галимнәре дәресләренә нигезләнгән күп төрле белемнәрне үз эченә ала.

“Яшь килен” һәм “Яшь кияү” курслары, гаилә хәленә һәм социаль статусына карамастан, барлык яшьтәгеләр өчен дә һәм гаилә корырга ниятләүчеләргә дә, никахта торучыларга да, якын киләчәктә улын өйләндерергә яки кызын кияүгә бирергә ниятләүчеләргә дә бертигез дәрәҗәдә файдалы булачак.

Кызлар өчен “Яшь килен” белем бирү курсы очрашулар һәм читтән торып белем алу рәвешендә уза. Ул Коръәнгә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сөннәтенә, шулай ук ислам галимнәренең үгет-нәсыйхәтләренә таянып, шәригать буенча гаилә кору нигезләренә багышланган. Программада: гаилә тормышына әзерлек, хатын-кыз сәламәтлеге, Исламда танышу, никахлашу, никах килешүе, гаилә бюджеты белән идарә итү, ир-хатын бурычлары, гаилә традицияләре, үзара мөнәсәбәтләр, туганлык җепләре һәм аерылышу (талак). Дәресләр 2026 елның 7 октябреннән 25 ноябрьгә кадәр узачак. Курсларга теркәлү – 1 октябрьгә кадәр.

Диния нәзарәтенең ир-егетләр өчен гаилә тормышын шәригать буенча  коруга нигезләнгән “Яшь кияү” курсы шулай ук 2026 елның 7 октябреннән 25 ноябрьгә кадәр узачак. Программада: гаилә тормышының әһәмияте, Исламда танышу, тормышта үз урыныңны табу, никах килешүе, исламда никах, ир-ат сәламәтлеге, мөнәсәбәтләр, гаиләдә хокук һәм бурычлар, гаиләдәге низагларны булдырмау, хәләл җефетеңне тәэмин итү, ислам финанслары, исламда аерылышу (талак) белән бәйле мәсьәләләр каралган. Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе