Халыкара Нәүрүз көне 2010 елдан башлап билгеләп үтелә. Әзербайҗан, Албания, Әфганстан, Македония, Һиндстан, Иран, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм Төркия дәүләтләре хөкүмәтләре БМО календарена яңа датаны кертү тәкъдиме белән чыккан. 23 февральдә Генераль ассамблея әлеге илләрнең башлангычын кабул иткән.
Нәүрүз - Евразиянең кайбер милләтләрендә Яңа ел бәйрәме; ул шулай ук язның беренче көне һәм табигатьнең яңаруын да гәүдәләндерә. Бәйрәмнең тарихы бик борынга чорларга барып тоташа. Борын-борыннан килгән гадәт буенча, Нәүрүз алдыннан кешеләр өйләрен җыештырырга, ишегаллары һәм бакчаларын тәртипкә китерергә, бурычларын түләргә тиеш. Бәйрәм табынына бодай, арпа, тары, кукуруз һәм башка ярмалардан пешерелгән юкалар куела. Гадәттә, Нәүрүздә җиде төрдән (нигездә, үсемлек) торган ризык пешерелә.
2009 елда Нәүрүз кешелекнең матди булмаган мирасының репрезентатив исемлегенә кертелде. БМО фикеренчә, бәйрәм дөнья кыйммәтләрен һәм буыннар, шулай ук гаиләләр арасындагы теләктәшлекне алга этәрергә булыша.
Calend.ru материаллары буенча.
"Татар-информ"нан алынды

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Курсави: каберен табу бурычы тора
"Казан басмасы”
“Иң яхшы садака – муллыктан бирелгәне”