Тулы метражлы фильм республикабызның Әтнә районында август башында төшерелә башлый.
Яңа нәфис фильм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәрәв ярдәме белән төшерелә
Фильмның күп өлеше Әтнә районында төшерелүе юкка түгел. Чөнки Әтнә театры куйган “Мулла” спектакле яхшы куелышларның берсе дип санала. Актерлар белән Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев эшләячәк.
Фильмда төшәр өчен танылган актер Марат Бәшәров та чакырылган.
Фильмның сценарие әзер, команда җыелган. Актерларны сайлап алу процессы бара. Беренче кастинг узган инде. Анда Татарстан муниципаль районнарындагы театр артистлары катнашкан. Икенче кастинг бүген булачак.
“Мулла” пьесасы 2006 елда “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә ТР Мәдәният министрлыгының Махсус премиясенә лаек булган иде дип хәбәр итә “Татаркино” матбугат хезмәте.
Туфан Миңнуллинның әлеге әсәре моңарчы дүрт театр тарафыннан сәхнәләштерелде. Алар - Әтнә, Минзәлә һәм Башкортстанның М.Гафури исемендәге театры, Г.Камал исемендәге академия театры.
Спектакльнең эчтәлеге шуннан гыйбарәт: эшмәкәр Самат тырышлыгы белән Казаннан авылга яңа имам кайтарыла. Авыл халкын имансызлыктан һәм эчкечелектән коткару эше мәдрәсә тәмамлаган Әсфәндияргә йөкләнә. Әсфәндияр бу максатка ирешә алырмы? Спектакль барышында шушы мәсьәләләр чишелә. Тамашачыга хәзерге вакыттагы имам, дин әһеленең җыелма образы тәкъдим ителә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы