Әлеге документта җеназаларны ничек уздыру һәм ничек итеп хәсрәттә булу хакында тәфсилләп язылган. Нигезнамә буенча, җеназага бәйле барлык йолалар, терлек чалмыйча, аш-су тәкъдим ителмичә, үткәрелергә тиеш. Шул исәптән, өчесе, кырыгы һәм елы да.
Хәсрәтле булган вакытта, тынычлану өчен генә елау рөхсәт ителә. Илереп елау, чәчләрен йолку, йөзләрен тырнау һ.б. тыела.
Хатын-кызларга марлядан тегелгән зәңгәр зур яулык, киң күлмәкләр һәм ыштаннар кияргә, яулыкны билгә бәйләргә рөхсәт ителә. Ирләргә зәңгәр төстәге халат, башына түбәтәй кияргә, билен билбау белән буарга кирәк. Халыкның гореф-гадәтләре буенча хәсрәтле вакытта кара төстәге кием кию тыела.
Әлеге нигезнамәдә вафат булган кешегә дога кылу, мәетне җирләргә әзерләү һ.б. турында күрсәтмәләр бирелә дип хәбәр итә Ансар.ру.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры