РФ Дәүләт Думасы депутатлары сихерчеләр, күрәзәчеләр, ым-томчыларга каршы көрәш башлап җибәрмәкче. Бу уңайдан Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт һәм эшкуарлык комитеты «Реклама турындагы» законга төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. Яңа төзәтмәләр нигезендә сихерчелек, күрәзәчелек турындагы рекламаларны чикләү күздә тотыла, дип хәбәр итә «Regnum» мәгълүмат агентлыгы.
Яңа төзәтмәләр буенча мистик хезмәтләрне, лицензиясез генә халык медицинасы ярдәмендә дәвалаучыларны рекламалау тыелачак. Бу фикерне Россия Хакимияте хуплаган, депутатлар беренче укылыштан соң кабул иткән инде. Депутат Владимир Мединский әлеге закон танылган экстрасенс-күрәзәчеләр эшчәнлегенә зыян китермәячәк, ә менә законсыз рәвештә сихерчелек, күрәзәчелек белән шөгыльләнүне табышлы эшкә әверелдерүчеләр белән көрәшүдә яхшы чара булып торачак, дип саный.
Яңа төзәтмәләр шаманнар киң таралган өлкәләрдә ничек кабул ителер, әлегә билгеле түгел. Бурятия, Алтай, Якутия республикаларында моңа каршы чыгучылар табылыр, дип уйлый депутатлар. Шуңа күрә беренче укылыштан соң әлеге төбәкләрдән кайтаваз көтәләр.
Сүз уңаеннан, төрле им-томчы, күрәзәче, сихерчеләрдән зыян күрүчеләр шактый. Мисал өчен, Алтайда әледән-әле шаманнар дәваланганнан соң үлем очраклары теркәлә.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры