Кыргызстанда референдум үтте, Президент буларак Роза Өтенбаева сайланды. Беренче карашка, илдә хәлләр тотрыклана кебек. Әмма моңа да карамастан, илдәге киеренкелек әле һаман да саклана. Кораллы бәрелешләр рәсми рәвештә тукталды дип өч атна элек үк хәбәр ителүгә карамастан, Кыргызстанның этник каршылыклар булып алган көньяк Ош шәһәрендә гадәттән тыш хәл үз көчендә кала. Ош шәһәре хәрби башлыгы Бахыт Алымбәков комендант сәгатен гамәлдән чыгару өчен әле иртә булуын белдерде. Хәрби башлык әйтүенчә, шәһәрдә әле киеренкелек дәвам итә.
Июнь аенда Кыргызстанның көньягындагы Ош шәһәрендә кыргызлар белән үзбәкләр арасында булган канлы бәрелештә 300дән артык кеше һәлак булган иде. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, каршылыкларда үлгәннәр саны 2 меңнән артык, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы сайты.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөселман яшьләре грантлар алды
Намаз вакытлары үзгәрде
Мунчәли укулары узды