Бөекбританиянең Уолсолл шәһәре Советы шәһәрдәге бассейндагы 250 тәрәзәне дә караңгылатырга дигән карар кабул иткән.
Мондый карар бассейнга йөрүче мөслимәләрнең шәһәр Советына мөрәҗәгате нәтиҗәсендә кабул ителгән.Шулай ук тәрәзәләрнең шыр ачык булуыннан канәгать булмаган тагын берничә кеше шундый тәкъдимне җитәкчелеккә белдергән булган.
Тәрәзәләрне караңгылату мөслимәләргә кеше күзеннән курыкмыйча йөзәргә мөмкинлек бирә. Әмма бассейнга йөрүчеләрнең күбесе мондый карар белән килешергә теләми. Бассейн караңгыланып калды, йөзүнең тәме китте, дип зарлана алар. Ләкин аларга гына карап шәһәр Советы үз карарыннан кире кайтырга җыенмый, дип хәбәр итә «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгы.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры