Йемен башкаласы Сана шәһәрендә «Communication 2010» фестивале кысаларында Коръән академиясен ачу тантанасы үтте. Академия Габдулла Габделлатыйф Әл-Госмани исемендәге Дини, мәдәни, мәгариф комплексының бер өлеше булачак. «Saba news» агентлыгы мәгълүматлары буенча, бу комплексны төзергә 2 миллион сум акча тотылган. Комплекста Коръән академиясеннән тыш мәчет, ятимнәр һәм хәйриячелек үзәге, хатын-кызларга белем бирү үзәге, техник фәннәр колледжы да булачак. Проект буенча ул 7 катлы бик матур иттереп бизәлгән күз явын алырдай бина булыр, дип ниятләнә.
«Communication 2010» фестивале исә Сана шәһәрендәге Әл-Тәвәсүл җәмәгать үсеше академиясе тарафыннан оештырылган. Чара кысаларында шулай Коръән өйрәнү курсын тәмамлаган 228 хафизны халыкка тәкъдим итү тантанасы да үтте, дип хәбәр итә «Исламский портал».

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры