Чиләбедә Россиядәге иң кечкенә мәчет төзегәннәр. Аның үлчәме 3х3 метр гына. Әлеге мәчетне Полетаево станциясе яныннан үтүче трасса тукталышына куячаклар.
«Әлеге тукталыш түләүле. Без аның җитәкчелеге белән мәчетне урнаштыру турында килештек. Мәчетнең каркасы тимердән эшләнгән, эче фанер белән төрелгән. Мәчет җылытылган, матур итеп бизәлгән», - дип хәбәр иткәннәр Көньяк Уралда яшәүче мөселманнар IslamNews.ru сайтына.
Әлеге мини мәчеттә тәһарәт алу өчен су, намазлыклар бар. Ерак юлда йөрүчеләргә биредә намаз уку өчен барлык шартлар да тудырылган. Моңа кадәр алар намазны машина эчендә яки урамда укырга мәҗбүр булган. Мәчеттә имам булмаячак. Андагы тәртипне карап торуны тукталыш хуҗалары үз өстенә алган.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры