Республикада «Мәк» операциясе башланды. Наркоманиягә каршы көрәштә хокук сакчыларын гына түгел, дин вәкилләрен дә җәлеп итәргә булганнар. Казан шәһәре башкарма комитеты аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ирек Арысланов ТР мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйга бу чара кысаларында мәчетләрдә нарокманиягә каршы вәгазьләр белән чыгыш ясарга тәкъдим итте.
И.Арыслановның мөфтигә мөрәҗәгатендә: «Ел саен җәй-көз айларында ТР территориясендә, шул исәптән, Казан шәһәрендә дә, «Мәк» операциясе оештырыла. Аның максаты - наркотик матдәләр әзерләргә яраклы үсемлекләрне кулланылыштан алу. Әлеге акция кысаларында төрле оешмаларда профилактик чаралар да оештырыла.Сезгә дә акцяигә кушылырга тәкъдим итәбез һәм бу афәткә каршы көрәшү, профилактика максатыннан башкала мәчетләрендә наркомания темасына вәгазьләр оештыруыгызны үтенәбез», - диелгән.
Мөфти Госман Исхакый әлеге мөрәҗәгать уңаеннан Казан мәчетләренең имам-хатыйпларына наркоманиягә каршы чаралар үткәрергә күрсәтмә бирде.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры