Төркия премьер-министры Рәҗәп Таип Эрдоган Төркиянең Изгаильгә каршы халыкара судка шикаять тапшырачагы турында хәбәр итте. Шикаять «Азатлык флотилиясе» составында булып, зыян күргән кешеләр исеменнән биреләчәк.
Торонтода үткән «Зур егермелек» саммитында Төркия делегациясе җитәкчесе дә: «Израиль белән мөнәсәбәтләр алар Төркия тарафыннан куелган дүрт шартны үтәмәгән килеш яхшырмаячак», - дип белдерде.Төркия таләпләре буенча Израиль, беренчедән, 31 майда булган вакыйга өчен рәсми рәвештә гафу үтенергә, икенчедән, «Азатлык флотилиясе»н кулга алу вакытында үтерелгән төрекләрнең гаиләләренә матди компенсация түләргә, өченчедән, БМО генераль секретаре Пан-Ги-Мун таләп иткәнчә, «Азатлык флотилиясе»н камау буенча халыкара тикшеренү оештырырга рөхсәт итәргә, дүртенчедән, Газа Секторын камаудан туктарга тиеш.
Төркия шикатьне «Азатлык флотилиясе»ндә катнашкан барлык илләр исеменнән язарга ниятли. Флотилиядә исә 33 илдән волонтерлар катнашкан иде. Суд игътибарына аларның күрсәтмәләре дә тәкъдим ителәчәк. «Төркия гамәлгә яраклы дәлилләр, хокукый актлар белән генә эш итәчәк. Без шоу оештырырга теләмибез», - дип белдерде премьер-министр.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры