Илнең төрле почмакларында корылык дәвам итә. Саратов өлкәсендә дә корылык сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан ителгән.
Биредә инде ике ай диярлек бер тамчы яңгыр да яумаган. Кайбер районнарда һава температурасы +39 - +41 градуска кадәр күтәрелгән. Туфракта исә +70 градуска кадәр эсселек. Өлкәнең 32 районында 770 мең гектар мәйданда чәчүлек зыян күргән. Быел иген уңышының күләме башка еллар белән чагыштырганда бик түбән булыр, дип көтелә.
Бу уңайдан Саратовта яшәүче мөселман-эшкуарлар өлкәнең Диния нәзарәтенә бергәләп җәмәгать намазы уку тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр. Нәтиҗәдә, яңгыр сорап истика намазлары өлкәнең Татищев, Дергачев, Ровен, Федоров, Калинин, Питер, Александр-Гайский районнарында укылды.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры