Индонезиянең авыл хуҗалыгы министры Сусвоно әфәнде халыкны күбрәк җиләк-җимеш ашарга өнди, дип хәбәр итә «РИА Новости» «Jakarta Post» газетасына сылтама белән.
Төрле тропик җиләк-җимешләрнең бик күп булуына да карамастан, Индонезия ярымутравында яшәүчеләр җиләк-җимешне елына уртача 32,67 килограмм гына ашый икән. БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы исә индонезиялеләргә уртача 65,75 килограммнан да әзрәк җиләк-җимеш ашамаска киңәш итә.
«Индонезиядә яшәүчеләрнең төп ризыгы - дөге. Дөге ашамасалар, алар үзләрен тукландык, дип хис итмиләр. Шуңа күрә халыкны ризыкларын бераз булса да төрләндерергә өйрәтергә кирәк», - ди бу уңайдан министр.
Министр биргән мәгълүматлар буенча индонезия мөселманнары елына 110 килограммга якын дөге ашый икән. Бу иң күбе дип санала. Чөнки калган Көньяк-Көнчыгыш илләрендә су сан 90 килограммны тәшкил итә, дип яза РИА «Новости».

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
НИКАХ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАУЛАР
Нәзарәт кызлар һәм егетләр өчен «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курсларына чакыра
Хәләл индустриясе азык-төлек җитештерү кысаларыннан чыкты