Уфаның Сипайлово бистәсендәге «Хәмзә» мәчетенә куркыныч яный, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы. Җитәкчелек мәчетне һәм мәчет тирәсендәге сәүдә урыннарын җимерергә куша.
«Хәмзә» мәчетен 5 ел элек Хәмзә хажи Гәлләмов үз акчасына төзеткән булган. Ул чакта мәчет төзелешенә башкала җитәкчелеге рөхсәт бирә. Хәмзә әфәнде берничә ел эчендә мәчетне тулысынча аякка бастыра. 700 квадрат метрга якын мәйданда мәчеттән кала мәдрәсә шәкертләре өчен торак, сәүдә нокталары да бар. Ул чакта бу төзелешкә каршы чыгучы булмый.
Әммә күп тә үтми, Сипайловолагы бердәнбер мәчетне төзеткән Хәмзә әфәндегә хокук сакчылары белән очрашырга туры килә. Аны сәүдә нокталарын законсыз төзетүдә гаеплиләр, аларны сүтәргә кушалар. Быел исә Хәмзә хаҗины карарны үтәмәгән өчен милиция бүлегенә дә алып китәләр.
Хәзер хокук сакчылары сәүдә нокталары гына түгел, ә мәчет үзе дә канунсыз төзелгән, аны да сүтәргә кирәк, дип бара. Шушы көннәрдә генә Хәмзә картка яңадан суд карары тоттырып киткәннәр. Аны үтәмәгән очракта карт тагын кулга алыначак.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры