Агымдагы елның августында Финляндиядә ислам динен тотучылар өчен яңа журнал чыга башлаячак. Аны Финляндиядә яшәүче мөселман яшьләре нәшир итәчәк. Журналда модадан алып спортка кадәр бик күп төрле темаларны яктыртып бару күздә тотыла. Әмма мәкаләләр барысы да ислам дине нигезендә язылачак.
Журналны оештыручылар әлеге басма яшьләргә үзләрен күрсәтергә, яшьләр тормышын басма битләрендә яктырга мөмкинлек бирәчәк, дип вәгъдә итә. Басманы чыгаруда матди ярдәмне Финляндиянең Мөселманнар шурасы күрсәтә, дип хәбәр итә «Regnum» мәгълүмат агентлыгы. Шулай ук акчаның бер өлешен Европа Берлегенең яшьләр программасы нигезендә алу да күздә тотыла.
Сүз уңаеннан, бүген Финляндиядә 20 мең мөселман яши.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры