8-9 августта Екатеринбургта «Россия мөселманнары: фән, мәгариф, конституцион хокукларны яклау» дип аталган I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак. Чараны Россиянең Азия өлеше Диния нәзарәте, Новосибирски дәүләт университетының тарих кафедрасы, Урал дәүләт тау университеты, «Мәгариф» Новосибирски өлкәсе мәгариф эшчеләре татар ассоциациясе, «Себер – фән: XXI гасыр» иҗтимагый оешмасы үткәрә. Конференция ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәмләшү фонды финанс ярдәме белән оештырыла.
IslamRF.Ru хәбәрчесенә оештыру комитеты әгъзасы, Россиянең Азия өлеше Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән комитеты рәисе Илһам Меражов әйтүенчә, әлеге фәнни форумны үткәрнең төп максаты – дини белем бирү, ислам фәне үсешенә ярдәм итү, бу өлкәдә эшләүче белгечләрне бер җирдә туплап, тәҗрибә уртаклашу.
Конференциядә катнашу өчен дин эшлеклеләре, мөселман оешмалары вәкилләре, галимнәр, югары уку йортлары һәм мәктәп укытучылары, студентлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырыла. Катнашырга теләүчеләргә 20 июльгә кадәр islamkonf@yandex.ru электрон адресына хат җибәрергә кирәк. Хатка доклад тезисларын да өстәп җибәрү мәҗбүри.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры