Төмәннең Ленин администртив өлкәсендәге Матмасы авылында ике катлы таш мәчет ачылды. Яңа гыйбадәт йортын искесе янына ук төзеп куйганнар. Ул Төмәндә яшәүче мөселман эшкуарлары ярдәме белән аякка бастырылган.
Элеккеге агач мәчет җомга намазына килүчеләрне сыйдырмый башлаган булган. Бу мәсьәләне ничек тә хәл итү өчен башта мәчетнең хатын-кызлар өлешен ирләрнекенә кушып караганнар. Әмма алай да мәсьәлә хәл ителмәгән.
Яңа мәчеттә исә ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә иркен намаз уку заллары каралган. «Хәзергә ирләр залы гына эшли әле. Хатын-кызлар өлешендә төзелеш эшләрен тәмамлыйсы бар. Җомга намазыннан соң мөселманнар җыелып, хатын-кызлар залында эшләрне тизрәк тәмамлау турында сөйләште», - дип хәбәр итә мәчетнең имамы Руслан Садретдинов «IslamNews.ru» мәгълүмат агентлыгына.
Элеккеге агач мәчетнең бинасын да мөселманнар әрәм иттереп яткырырга теләми. Аны мәчете булмаган кайсы да булса авылга күчереп салу ниятләнә.
(Фото «IslamNews.ru» сайтыннан)

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры