Бүген Россиянең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча Идарәсе законсыз әйләнештән алынган наркотик матдәләрне юкка чыгару буенча чаралар күрәчәк.
Акция кысаларында Казандагы бер җинаятьчел төркемнән алынган 700 килограмм марихуана матдәсе яндырылачак. Әлеге зур күләмдәге наркотик матдә хокук сакчыларының тырышлыгы нәтиҗәсендә 2008 елның апрелендә кулга алынган.
Марихуана белән бергә 1,6 килограмм героин, 550 доза гашиш, 100 доза тирәсе синтетик наркотик матдә дә утка атылачак. Әлеге барлык әфъюн матдәләр дә 73 җинаять эше буенча дәлил булып торган.
Әлеге процесс законга ярашлы рәвештә үтсен өчен махсус комиссия булдырылган. Анда накоконтроль идарәсе , ТР Сәламәтлек саклау һәм ТР Экология министрлыгы вәкилләре керә. Алар исемлек буенча һәрбер әйберне җентекләп тикшерегә тиеш.
Әйтергә кирәк, быелның башыннан гына да законсыз әйләнештән 30 килограмм наркотик матдә алынган.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры