17-18 июльдә Тобольск шәһәре һәм Искер археология һәйкәле янында «Искер җыены» үтәчәк. Фестивальне ачу тантанасы 17 июльдә Тобольский драма тетрында үтәчәк. Соңрак шунда ук «Искернең тарихи язмышы» дип аталган фәнни-гамәли коференция узачак. Төштән соң исә Искергә бару, тарихи җирлектә җәмәгать намазы уку планлаштырыла, дип хәбәр итә IslamRF.ru сайты.
Фестиваль программасында профессиональ һәм үзешчән коллективлар чыгышы, көрәш ярышлары, ат чабышы һ.б. бәйгеләр, күңел ачу чаралары булыр дип көтелә. Бәйрәм чараларының беренче көне театр сәхнәсендә зур гала-концерт белән тәмамланачак. Икенче көнне исә Татарстанна килгән артистларның концерты үтәчәк, фестиваль кунаклары Вагай һәм Тоболь районнарындагы татар авылларына барачак.
Фестивальне «Мирас» төбәк татар иҗтимагый оешмасы, милләтләр буенча өлкә комитеты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татарлар конгрессы, Тобольск шәһәренең себер-татар мәдәнияте үзәге, Семей шәһәренең Көньяк-Казахстан өлкә татар иҗтимагый үзәге оештыра.
Себер ханлыгы чорында Кучум ханның ставкасы булган Искер җирлегендә җыен үткәрү традициясе патша заманында өзелә һәм берничә ел элек Тоболь районы Сабанаки авылы имамы Рәхимҗан Бухардинов тәкъдиме белән яңартыла. Өч ел элек фестивальне оештыруны үз өстенә «Мирас» оешмасы ала. 2008 елда Искер җыенында беренче тапкыр чит илдә яшәүче татарлар иҗтимагый оешмалары да катнаша. Шуннан соң фестивальгә халыкара статус бирелә.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры