Кыргызстан җитәкчелеге хәбәр итүенчә, илнең Көньягындагы Ош һәм Җәлал-Абад төбәкләрендә милләтара бәрелешләрдән күрше Үзбәкстанга качкан качаклар кире кайта башлаган. Хакимият аларга янган йортларын торгызырга ярдәм итәргә, вәгъдә бирә.
Кыргызстанның чик саклау хезмәте җитәкчесенең урынбасары Чолпонбек Турусбеков Үзбәкстаннан Кыргызстанга инде 46 меңнән артык качак кайтты, дип белдерде. Соңгы бер тәүлек эчендә генә дә 10 меңнән артык үзбәк кире Кыргызстанга кайткан.
Ош һәм Җәлал-Абад шәһәрләрендә булган канлы бәрелешләр нәтиҗәсендә Кыргызстаннан Үзбәкстанга 75 мең тирәсе кеше качып китте. Аларның бер мең тирәсе илгә кире кайтмас, дип фаразлана.
Кыргызстан сәламәтлек саклау министрлыгы бәрелешләр нәтиҗәсендә барлыгы 240тан артык кеше үлүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта җитәкчелек корбаннар санының чынлыкта ике меңләп булу мөмкинлеген дә кире какмый.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры