Россия Президенты Дмитрий Медведев һәм АКШ Президенты Барак Обама 24 июньдә үтәчәк очрашу вакытында Америка гражданнарының Россия балаларын уллыкка алу проблемасы турында да сөйләшәчәкләр, дип хәбәр итә “РИА новости”.
“АКШка уллыкка алынган балалар турындагы имеш-мимешләр бик күп. АКШ җитәкчелеге бу уңайдан ике якка да юридик бурычлар йөкли торган рәсми документ кабул итү кирәклеге белән килеште. Әлеге документны әзерләү эше инде бара. Әмма аны кабул итү бу очрашу кысаларында гына булмас әле”, - дип белдерде бу уңайдан РФ Президенты ярдәмчесе Сергей Приходько.
Америка кешеләренең Россия ятимнәрен уллыкка алуы белән бәйле проблемалар соңгы дистә елда аеруча актуальләште. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча 1996 - 2009 елларда Россиядән АКШка уллыкка алынган балаларның 17се үлгән. Алар ата-аналарының вәхшилегеннән зыян күргән. Балаларны кыйнау, төрлечә рәнҗетү очраклары да ел саен берничә дистә теркәлә.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры