Тверь мөселманнары шәһәрдәге сенагога янында шартлау оештыручыларга карата ачу хисе белдерде. Синагога янында шартлау бүген төнлә булган. Зыян күрүчеләр юк. Әмма синагоганың ишеге, тәрәзәләрен шактый теткәләнгән. Аны төзекләндерү өчен кимендә 150 мең сум акча кирәк булачак.
Тверьнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Фәрит Батыргәрәев бу уңайдан: «Шәһәр синагогасы янындагы шартлау барлык дин тотучыларга каршы юнәлдерелгән», - дип белдерде.
Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге башлыгы Исмәгыйль Бердыев та: «Дин корылмаларына кул күтәрүне берничек тә аклап булмый. Моны эшләүчеләрне зур җәза көтә. Без, мөселманнар, барлык кешеләрне дус-тату яшәргә, бер-берсен хәтта сүз белән дә рәнҗетмәскә чакырабыз», - диде.
Тверь шәһәрендәге синагога 1909-1912 елларда төзелгән. Ул әле 2004 елда гына төзекләндерелгән булган.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөселман яшьләре грантлар алды
Намаз вакытлары үзгәрде
Мунчәли укулары узды