Бүген 14.00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Гарәп каллиграфиясе: халыклар һәм чорлар бәйләнеше» дип аталган Халыкара күргәзмә ачыла.Ул Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1121 ел булуга багышланган. Күргәзмәне ачу тантанасында Кувейт дәүләтенең вакыф һәм дин эшләре министры Гадел Әл-Фәлах һәм Кувейт, Иран, Сирия, Төркиядән килгән ислам сәнгать белгечләре катнаша.
Күргәзмәдә 11 илдән килгән 31 останың 40 иҗат җимеше куелган. Алар арасында танылган ислам сәнгате осталары төрек рәссаме Хәсән Челеби, Иран каллиграфы Әмир Фәлсәфи, гарәп каллиграфы Марокко Җамал Бен-Сәетнең эшләре дә бар.
Иң мөһиме, экспозициядә Татарстан каллиграфларының эше дә тәкъдим ителә. Татар милли сәнгате традицияләрен дәвам иттерүче Фирдәвес Гирфанов, Нәҗит Нәккаш, классик каллиграфия нигезләрен үзләштерүче Ришат Сәләхетдинов, Рамил Нәбиуллин, Рөстәм Шәмсетов - әлеге күргәзмәнең тулы канлы катнашучылары.
Күргәзмәдә фотолар экспозициясе дә урнаштырылачак. Анда «Хәзерге Кувейт» темасына 50ләп фотосурәт урын алачак.
Күргәзмә 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәдә көн саен төрле осталар катнашында мастер-класслар үтәчәк. Мисал өчен, бүген 16.00 сәгатьтә Кувейт дәүләтенең вакыф һәм дин эшләре министры Гадел Әл-Фәлахнең лекциясе һәм каллиграфия, эрбу буенча мастер класслар булачак.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөселман яшьләре грантлар алды
Намаз вакытлары үзгәрде
Мунчәли укулары узды