16 июньдә ТР Диния нәзарәтендә Казыйлар советы утырышы үтте. Киңәшмәне республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үткәрде. Чарада шулай ук мөфти Госман хәзрәт Исхакый да катнашты.
Утырышта каралган төп мәсьәлә – Болгар җыенын үткәрү. Мөфти үзенең чыгышында республиканың имам-мөхтәсибләренә хат җибәрүе, хатта җыенга барырга теләүчеләр өчен автобуслар оештырырга кушуын әйтте. Шулай ук ул казыйларга бу мәсьәләне мөхтәсибләр һәм район җитәкчелеге белән тиз арада хәл итү бурычын йөкләде.
Шулай ук Г.Исхакый җыелышта Болгар җирлегендәге мөхтәсибәт белән дә элемтәгә керергә кирәклеген искәртте. Кунакларны кабул итү, чараны тиешле югарылыкта оештыру барлык мөселманнарның уртак бурычы, дигән карарга киленде җыелышта.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөселман яшьләре грантлар алды
Намаз вакытлары үзгәрде
Мунчәли укулары узды