Көньяк Африка Республикасындагы мөселманнар өммәте 130 мең мөселман җанатарын кунакка көтә. Алар футбол буенча Дөнья чемпионатын карарга дип махсус килә. Футбол сөючеләр Алжир, Нигерия, Гана, Камерун, Кот-Д'Ивуар дәүләтләреннән киләчәк.
«Без футбол сөючеләрне яхшылап кунак итәргә җыенабыз. Бездәге мөселман өммәте бик бердәм. Кунакларда бездә ошаячак. Әлбәттә, Чемпионат вакытында ислам кануннарына туры килмәгән әйберләр дә очрар, әмма без үз фикеребезне беркемгә дә көчләп тагарга җыенмыйбыз», - дип белдерде мөселманнар өммәте вәкиле Фатыйма Алли Reuters мәгълүмат агентлыгына.
Сүз уңаеннан, футбол буенча Дөнья чемпионатында мөселманнар өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Алар өчен намаз уку урыннары бар. Туристлар өчен юл күрсәткечләрдә дә барлык мәчетләр, ислам корылмалары күрсәтелгән.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР