Россия Хөкүмәте «Дәүләт яисә муниципалитет милегендә булган дини корылмаларны дин оешмаларына тапшыру турындагы» закон проектын Дәүләт думасына юллады.
Документны РФ Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән. Аларның фикеренчә, әлеге законны кабул итү күчемсез милекне дини оешмаларга тапшыру процессын җиңеләйтергә ярдәм итәчәк. Бу мәсьәләдә тагын шуны да исәпкә алырга кирәк: дини әһәмияте булган корылмаларның күпчелеге Россия халыкларының мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән. Шуңа күрә андый корылмаларны дини оешмаларга тапшыру бары мәдәни мирасны саклау турындагы кануннарга туры китерелеп кенә башкарыла алачак.
2006 елдан әзерләнгән әлеге закон проекты май аенда хөкүмәтнең дини оешмалар буенча комиссиясе тарафыннан хупланган. Бөтен дини конфессия вәкилләре дә аны яклап чыккан. Төрле дини оешмаларның бер корылманы үз карамагына алу очракларында исә закон проекты буенча мәсьәлә «Росимущество» оешмасында хәл ителәчәк.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры