Иртәгә башланачак ХХХII Мәскәү халыкара кино фестивалендә Татарстанда төшерелгән «Бибинур» фильмы да катнашачак. Татар фильмы «Перспектива» дип аталган конкурс кысаларында күрсәтеләчәк.
«Бибинур» фильмының режиссеры - Юрий Фетинг, ә сценарий авторы - Мансур Гыйләҗев. Фильм Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» һәм «Җомга көн кич белән» повестьләренә нигезләнеп язылган. Төп рольне Татарстанны ахлык артисты Фирдәвес Әхтәмова башкара. Фильм Татарстан тамашачысына беренче тапкыр «Алтын Мөнбәр» Халыкра мөселман киносы фестивалендә тәкъдим ителде. Әмма ул вакытта «Бибинур» конкурстан тыш күрсәтелгән иде.
Әлеге татар фильмы кино тәнкыйтьчеләре тарафыннан уңай бәя алды. Ул Мәскәү кино фестивалендә уңышка ирешер дигән өмет зур.
Исегезгә төшерәбез: ХХХII Мәскәү халыкара кино фестивале 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры