К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры труппасы «Салават» эстрада артистлары белән берлектә 30 июньдә һәм 1 июльдә «Үкенечкә калмасын!» дип аталган хәйрия концерты оештыра.
Тамашачылар концертта спектакльләрдән өзекләр карый, Салават Фәтхетдинов репертуарыннан танылган җырлар тыңлый алачак. Концертта татар эстрадасының башка «йолдыз»лары да катнашачак. Иң мөһиме, алар физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән бергә чыгыш ясаячак. Концертта җыелган акча авыру балаларга ярдәм итүгә тотылачак.
Исегезгә төшерәбез, мондый хәйрия акциясе 1 июньдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында оештырылган иде. Ул вакытта Чаллыда яшәүче 6 яшьлек Мәрьям Мөхәммәтовага операция ясау өчен акча җыелды.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР