19 июньдә республиканың Спас районы җирлегендә урнашкан Болгар шәһәрчегендә Изге Болгар җыены уза. Быел бу чара Ислам кабул итүнең 1121 еллыгына багышлана.
Болгар җыенын оештыруда Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Диния нәзарәте, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Диннәр эшләре буенча идарә катнаша.
Билгеле булганча, Изге Болгар җыены болгарларның Ислам динен рәсми төстә кабул итүе уңаеннан уздырыла. Әлеге истәлекле дата 1989 елдан бирле билгеләп үтелә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, 19 июньдә Болгарда яңа мәчет нигезенә таш салу, Кече манара янында чаралар, аннан соң өйлә намазын уку көтелә.
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы базасында шулай ук 19-21 июнь көннәрендә борынгы болгарлар тарихын өйрәнү буенча халыкара фәнни форум уза. Форумда борынгы болгарларның материаль һәм рухи мәдәнияты, аларның килеп чыгышы, үсеше һәм тышкы элемтәләре белән бәйле мәсьәләләр каралачак. Анда Украина, Болгария, Венгрия, Израильнең Россиядәге рәсми вәкилләренең катнашуы көтелә.
Быел Изге Болгар җыенына барырга теләүчеләр өчен мәчетләрдән автобуслар оештырыла, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры