Мисыр хакимияте тәмәкегә каршы көрәш башлап җибәрә. Тәмәке тарту буенча чикләүләр кертелгән беренче шәһәр – Александрия. Әлегә тыю дәүләт оешмаларында гына кертелгән. Ләкин алдагы ике елда Александриядәге барлык кафе-рестораннарда да тәмәке тартуны тыячаклар.
Тәмәке тартуны кисәтү буенча проект Мисырда инде күптән кабул ителгән булган. Әмма аны тормышка ашыру хәзер генә башлана. Мисыр исә Якын Көнчыгыш һәм Африкадагы иң күп тәмәке тартучы ил булып санала. Мисырлылар ел саен 19 миллиард тәмәке тарта.
Җитәкчеләр халыкны тиз арада гына тәмәкедән биздереп булмаячагын таный. Ләкин әлеге проект тормышка ашырылганда, мисырлылар арасында тартучыларның саны шактый кимергә тиеш, дип ышандыра алар.
Алга таба Мисырдагы башка шәһәрләр дә җәмәгать урыннарында, дәүләт оешмаларында тартуны тыя торган чикләүләр кертергә җыена.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР